Бүген Әлмәттә «Единая Россия» партиясе җирле бүлегенең XXIII конференциясе узды.
«Единая Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлегенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау һәм Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясе нәтиҗәләре турында «Единая Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлеге Секретаре вазыйфаларын башкаручы Марат Гыйрфанов сөйләде.
Сайлау нәтиҗәләре буенча шәһәрдә «Единая Россия» өчен 63,63% сайлаучылар тавыш бирде, районда бу сан 73,82% тәшкил итте.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы – Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Советы Рәисе вазыйфасына кандидатура турындагы мәсьәлә каралды.
Анда Нагуманов Тимур Дмитрий улы һәм Фаляхиев Линар Назир улы кандидатуралары тәкъдим ителде.