10 августта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина эш визиты белән Әлмәт муниципаль районында булды.
Яшьләр үзәгендә омбудсмен балачак мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте.
Чараның төп максаты - бала хокукларын саклау өчен җавап бирүче муниципалитетның барлык ведомстволары эшен анализлау, килеп туган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк тәкъдимнәр бирү.