ТР Үзәк сайлау комиссиясе алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар буенча соңгы саннарны яңгыратты

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

ТР Үзәк сайлау комиссиясендә Татарстан парламентына сайлауларга йомгак ясалды. 72% тан артык нәтиҗә белән беренче урынны "Бердәм Россия" яулады. Дәүләт Советына шулай ук КПРФ, Гадел россиялеләр, «Үсеш партиясе» һәм ЛДПР уза. Бу хакта журналистларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Якынча мәгълүматларга караганда, Бердәм тавыш бирү көнендә участокларга Татарстан сайлаучыларының 70,1 %ы килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International