"Бәхетле Әлмәт" марафоны дәвам итә. Әлмәтлеләргә һәм шәһәр кунакларына сайлау участокларында күңел ачу программалары тәкъдим ителгән, чәй өстәлләре әзерләнгән.
10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр сәламәтлек зоналары эшләде, анда теләүчеләр кан басымын үлчи алдылар, кандагы шикәргә тест ясадылар.
12.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Шәһәрнең мәдәни мохите» проектының мастер-класслар, күңел ачу һәм уен программалары белән мәйданчыклары ачылды.