Әлмәттә танкист көнен митинг белән билгеләп үттеләр

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

Бүген Россиядә Танкист көне — танкчылар һәм танк төзүчеләр һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.
Әлмәттән танкчылар берлеге вәкилләре бу көнне Хәтер мәйданында очраштылар һәм әлеге датага багышланган митинг үткәрделәр.  Катнашучыларны Әлмәт районы хәрби комиссары Ришат Сабиров сәламләде.

Танкист көнендә яшьләр белән актив эш алып барган танкистлар, алар арасында «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Виктор Городний да мактау билгеләре белән бүләкләнде. Аңа мактау билгесе тапшырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International