Бер бәйрәм - яхшы, ә икесе - яхшырак. Әлмәт районы нефть үткәргеч идарәсенең данлы хезмәткәрләре бүгенге икеләтә тантананың геройлары булды.
Беренче булып тантананы «Транснефть - Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев ачты һәм хезмәт коллективын юбилей һәм нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Иң ихлас һәм җылы рәхмәт сүзләре тармак ветераннары, предприятие торгызуның чишмә башында торучыларга, шул сугыштан соңгы авыр елларда беренче нефть үткәргечләрне салучыларга әйтелде.
Идарәнең иң яхшы хезмәткәрләре мактау грамоталары, күпьеллык нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.