Әлмәттә торакны файдалануга тапшыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2019 елның 7 сентябре, шимбә

Татарстанда 1 млн.665 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 68,7% ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 2019 ел башыннан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 990 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 10 млн. 396 мең сумлык 262 карар чыгарылган. Үзкөйләнешле оешмалар тарафыннан 862 оешма – СРО әгъзасы тикшерү үткәрелде.

Шәхси торак төзелеше буенча республика буенча пландагы 7 мең 325 йортның 6 мең 294е файдалануга тапшырылган.
"Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру кысаларында 12 гомуми белем бирү учреждениеләрен адаптацияләү планлаштырылган. 5 сентябрьгә эшләр 8 учреждениедә тәмамланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International