Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Үләндә – үлем
2012 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе
19 сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә наркоманиягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Район территориясендә шаулап кыргый киндер үсеп утыручы урыннар бар әле. Ә кемнәрдер аны теплицаларда үрчетә икән. ТР буенча Россия ФСКН идарәсенең Әлмәт районара бүлеге начальнигы Айрат Шакиров үз чыгышында Борискинода Таҗикстаннан кайткан бер гаиләнең үз бакчасында 560 куак киндер үстерүләре ачыклануын һәм үләннең юк ителүен хәбәр итте. Гаилә “фермерлык эше” белән беренче ел гына шөгыльләнмәгән. Димәк, “отышлы бизнес” аларга шактый акча кертергә ярдәм иткән. Казан янындагы бер бистәдә дә әлеге гаилә киндер үстергән, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан анда 600 куак киндер ачыкланган.
Даими рәвештә авыл җирлекләре буенча уздырылган рейдлар нәтиҗәсендә наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре шундый чыганакларны юк итүгә 5 күрсәтмә чыгарган. Киндернең гомум мәйданы быел 2 гектар, авырлыгы 4,7 тонна тәшкил иткән. Кызганыч, биләмәләрендә әлеге үлән үсүче кайбер авыл җирлекләре, оешма җитәкчеләре бу мәсьәләгә битараф карый. Бүгенге көнгә әле һаман да киндерләрне чапмаучы һәм җирләрне сөрдермәүчеләр бар. Кара исемлеккә Колшәрип, Тайсуган, Габдрахман, Нәдер, Кәләй, Тихоновка һәм Рус Акташы кертелгән. Авыл җирлекләре башлыкларына утырыш барышында комиссия әгъзалары алдында җавап тотарга туры килде. Аларга 25 сентябрьгә кадәр федераль закон буенча каралган таләпләрне үтәү бурычы куелды, ягъни территориядә инде чәчәк атып утыручы киндерне бүген-иртәгә юк итәргә кирәк. Әлмәт прокурорының өлкән ярдәмчесе Игор Нагаев чаралар күрелмәгән очракта закон бозучыларны административ җаваплылыкка тарттыру ихтималы барлыгына басым ясады. Ә штрафларның күләме кечкенә түгел: урындагы затларга ул 3-4 мең сум булса, юридик затларга 30-40 мең сум акчалары белән хушлашырга туры киләчәк.
Кыргый киндер сыйфаты буенча калган наркотик матдәләрдән калышса да, наркоманнар арасында аның да үз клиентлары байтак. Төбәгебездә әлеге үләннән “малага” ясап, дус-ишләрен “кунак итүчеләр” барлыгы да мәгълүм. Гомумән, быел наркотиклар әйләнеше өлкәсендә 23 җинаять тикшерелгән һәм судка җибәрелгән. Шул исәптән наркобизнесны үз иткән 12 кешедән торган ике төркем ачыкланган, наркопритоннар тотучыларга карата 13 җинаять эше кузгатылган. Әлеге дәвердә легаль булмаган әйләнештән 221,5 кг (!) наркотик матдә алынган. Чагыштыру өчен тулаем узган елда әлеге сан 70 кг булган.
Наркоманнарның 80 % ы өй шартларында әзерләнгән наркотикларны куллана икән. Очсыз һәм һәрвакыт җиңел генә ясап, табып булуы белән танылу алган бу төр наркотиклар организмны да шулай ук җиңел һәм тиз “җимерә”. Бигрәк тә яшьләрнең наркотикларга өстенлек бирүләре, әнә шул очсызлыларын кулланып кына карарга теләүләре, ә аннан соң аңа бәйлелек тоюлары кызганыч. Насвай исә сәламәтлекне аеруча да нык какшата, дип билгели белгечләр, әмма монысын күпләр икенче урынга куя. Даими рәвештә наркотик куллану-кулланмауларын тикшерү буенча уздырылган тест хәтта мәктәп укучылары, 13-15 яшьлекләр арасында да тискәре юлга аяк басучылар барлыгын күрсәтә. Сүз уңаеннан, озакламый белем йортларында чираттагы тест үткәрү көтелә
– Балаларны әлеге афәттән сакларга кирәк. Мәктәпләрдә бу юнәлештә эшчәнлекне көчәйтү зарур. Конкрет мисаллар, сәламәтлекләренә зыян салган авыруларның рәсемнәрен күрсәтүне гамәлгә кертегез, – дип мөрәҗәгать итте Мәҗит Салихов мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә.
Бүген “наркотик матдәләргә бәйле синдром” диагнозы белән 743 авыру (узган ел 749) теркәлгән. Наркологик диспансерның баш табибы Сирень Халиков үз чыгышында ассызыклаганча, быелның 8 аенда 73 кеше исәпкә алынган, шуларның 21 е беренче тапкыр, калганнары кабаттан авыручылар.
Замана афәте чигенергә уйламый. Әмма безгә аның белән көрәшү юлларын камилләштерергә кирәк. Шуның берсе – җирлебездә кыргый киндернең тамырын корыту. Бу мәсьәләдә районда яшәүче һәммә кеше никадәр күбрәк активлык күрсәтсә, шулкадәр нәтиҗәсе дә тизрәк булыр иде.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз