Татарстанда 2019 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгульләр өчен эксперименталь салым режимы гамәлдә була. Бүген Әлмәттә 1070тән артык үзмәшгуль эшмәкәр теркәлгән. Бүген алар өчен Әлмәттә үзмәшгульләр фестивале узды.
Үзмәшгульлек өлкәсендә иң тиз үсеш алган өлкәләрнең берсе – ул матурлык белән бәйле. Анда белгечләр нигездә декрет ялындагы хатын-кызлар була. Башлангыч күнекмәләрне алырга интернет ярдәм итә, әмма профессионал булу өчен мастер-классларда һәм практик семинарларда катнашу кирәк.