21 сентябрьдә 10 нан 12 сәгатькә кадәр суд приставларының Әлмәт район бүлегендә (Совет урамы, 73 нче йорт) гражданнарны күчмә кабул итү булачак.
Әлмәтлеләрне Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль службасы идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Гөлнара Альберт кызы Габдрахманова тыңлаячак.