Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Нәтиҗәле көрәш кирәк
2012 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе
Шәһәр һәм район җитәкчелеге, шул исәптән табиблар чаң суга – Әлмәт муниципаль районы территориясендә агымдагы елның сигез аенда микроспория, ягъни тимрәү йоктыруның 223 очрагы теркәлгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3 тапкырга диярлек артыграк. Район башкарма комитеты каршында төзелгән санитар-эпидемиягә каршы комиссиянең 19 сентябрьдә узган утырышы бу проблемага багышланды.
Тимрәү көн кадагындагы сорауларның берсенә әйләнде. Аңа игътибар бирми мөмкин түгел, чөнки ул нигездә балалар арасында таралуын дәвам итә. Газетабызның алдагы саннарында аңлатканыбызча, тимрәү – микроб гөмбәчекләр китереп чыгара торган тире авыруы. Әлеге йогышлы авыру тире һәм чәчләрне, кайчакларда тырнакларны да зарарлый. Төп инфекция чыганагы – песиләр, сирәк кенә этләр. Тимрәү кешегә авыру хайван белән уйнаганда яки хайваннарның йоны белән зарарланган әйберләрдән күчәргә мөмкин. Гөмбәчек тәндә 1-3 айга кадәр яшәргә сәләтле. Утырышта чыгыш ясап, Әлмәт тире-венерология диспансеры баш табибы Зәйтү Садыйков сәламәт песиләрдә дә гөмбәчекләр булу ихтималын әйтте. Ул китергән саннар газета укучыларыбызны да уйландырырга мәҗбүр итәр дип уйлыйбыз. Узган елның май аенда тимрәү йоктыруның биш очрагы теркәлгән булса, быелның маенда ул 46 очрак тәшкил иткән. Июньдә 32 (2011 елда 12 булган), июльдә 47 (12), августта 35 (18) очрак күзәтелгән. Укулар башланды, балалар мәктәптә, хәзер аларның ишегалдындагы песиләр белән уйнарга вакытлары юк дип юанырга кирәкми, саннар киресен сөйли. Сентябрьнең 18 көнендә инде 32 очрак теркәлгән. Авыру йоктыручылар нигездә мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче нәниләр. Бер кеше генә өлкән яшьтә. Авыру чыганагына килгәндә, З2 кешенең 31 е тимрәүне хуҗасыз мәче һәм песи балаларыннан йоктырган. Микроспория авылларга да барып ирешкән. Инде торак пунктлардан 8 кеше мөрәҗәгать иткән. Зәйтүн Мәүлетҗанович бүген хастаханәдә 26 баланың ятуын әйтте. Апрель-май айларында 24 нче мәктәп районында яшәүчеләр генә тимрәү эләктергән булса, бүген ул шәһәрнең барлык территориясен биләп алган. Авыру тискәре нәтиҗәләрен дә калдыра. Чыгыштан аңлашылганча, дәвалау күп вакыт ала. Үз белдегең белән дәвалану да яхшыга илтми, чәч коелган урын гомергә пеләш калырга мөмкин. Шуңа күрә тимрәү билгеләре күренү белән үк табибка мөрәҗәгать итү зарур. Зәйтүн Садыйков хуҗасыз эт-мәчеләрне тотарга, аларны стерильләштерергә, проблема кискенлеген шул юл белән киметергә дигән фикердә булуын белдерде.
Әлмәт районы һәм шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибы урынбасары Ирина Хәйруллина да тимрәүнең шәһәр буенча таралуын әйтеп, Шевченко урамындагы 10,Төзүчеләр проспектында 4, Гафиятуллин урамында 6 йортта һәм башкаларда яшәүчеләрнең дә тимрәү йоктыруын билгеләп үтте. Апрель аеннан башлап 24 нче мәктәптә 19 укучы микроспория белән авырган. Тимрәү йоктыручылар 16 нчы мәктәптә 10 укучы, 1 нче мәктәптә 8, 2 нче лицейда 7, татар гимназиясендә 7, 7 нче мәктәптә 5, 11 нче мәктәптә 4, Колшәрип мәктәбендә 4, тагын башка мәктәпләрдә дә теркәлгән. Балалар бакчаларында да авыручылар күзәтелгән. 1 сентябрьдән 13 балалар бакчасында һәм 11 мәктәптә тимрәү белән авыручылар теркәлә башлаган. 24 нче мәктәптә янәдән ике очрак теркәлгән. Ирина Владимировна трихофития авыруының да кискенләшә баруын әйтте. Узган ел белән чагыштырганда аның да 25 процентка артуы күзәтелгән. Авыручыларның 40 процентын балалар алып тора. Йогышлы авыруның чыганагы – шулай ук чирле хайваннар. Трихофития 16 һәм 17 нче, татар гимназиясендә һәм Ямаши мәктәбендә, 23 һәм 44 нче балалар бакчаларында теркәлгән.
Котыру авыруы белән дә хәл киеренке кала бирә. 2011 елда районда хайваннарның котыруының 4 очрагы теркәлгән булган. Быел инде шундый өч очрак күзәтелгән. Болар – Сөләй, Нәдер, Колшәрип авылларындагы йорт хайваннарын тешләгән төлкеләр. Ирина Владимировна котырган хайваннарның кешеләрне тешләгән очракта инкубацион чор бер елга кадәр дәвам итүен һәм бу вакыйганың күпчелек бик аянычлы тәмамлануын әйтте. Шуңа күрә хайваннарга котыру чиренә карата вакцина ясату зарур. Хайваннар тешләү яки тәнгә җәрәхәт ясау белән шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Агымдагы елның сигез аенда хайваннар тешләүдән 513 кеше зыян күргән. Үткән ел аларның саны 462 булган. Бу әле мөрәҗәгать иткәннәре генә. Зыян күрүчеләрнең 31 проценты – балалар. Кешеләрнең 40 процентын сукбайлыкта йөрүче хайваннар тешләгән. Хуҗасыз йөрүче эт-песиләр шәһәр һәм район территориясендә һаман да күп. Ирина Хәйруллина хайваннарны паспортлаштыру, аларны карантинга урнаштыру, авыруларга каршы бергәләп көрәшү кирәклеген билгеләп үтте. “Әлегә бу юнәлештәге эш канәгатьләнерлек алып барылмый”, – диде ул.
“Надежда” ҖЧҖ начальнигы Ландыш Бәдретдинова песиләрне тотуның бик авыр булуын әйтте. Моның белән белгечләр шөгыльләнсен иде дигән теләген җиткерде. Аның ассызыклавынча, үзләренә бәла килеп кагылмаган кешеләр песи-этләрне тотуга каршы. Алай гына да түгел, күпчелек ишегалдында хуҗасыз хайваннарны ашатып, йорт яннарына ияләндерәләр. Дүрт аяклы дусларга карата мәрхәмәтле булу әйбәт, әлбәттә. Ләкин балаларны һәрвакыт игътибарда тотып булмый, алар мәктәптән кайтканда да әлеге песиләрне сыйпап, уйнап алырга мөмкин. Өлкәннәребез шул хакта онытмаса иде.
Әлмәт районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесенең йогышлы авырулар буенча урынбасары Раил Зарипов 1190 этнең, 143 песинең, 26 төлкенең, 6 кабан дуңгызының юк ителүен җиткерде. Быел йорт хайваннары тешләүдән һәм тырмаудан 152 кеше мөрәҗәгать иткән. Әлеге хайваннар ветеринария контроле астына алынган. Раил Зарипов ветеринария берләшмәсендә котыруга һәм башка авыруларга каршы вакцинаның җитәрлек дәрәҗәдә булуын, идарәче компанияләр карамагындагы йортларга барырга әзер булуларын бәян итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов бу җәһәттән график төзү кирәклегенә күрсәтте.
Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Евгений Ермолаев идарәче компанияләрдә сукбай эт-мәчеләргә каршы эш баруын, әмма әлегә аның җитәрлек дәрәҗәдә булмавын әйтеп, кешеләр арасында аңлату эшләрен активлаштырырга тәкъдим итте. “Экосервис” ААҖ генераль директоры вазифаларын башкаручы Олег Слесарев алып барылган эшләрен бәян итеп, предприятие тарафыннан 2011 елда 1665, быел икенче яртыеллыкта 558, ел башыннан 1421 сукбай этнең юк ителүен билгеләп үтте, өстәмә финанслау булса, этләр тоту буенча тагын бер бригада төзиячәкләрен дә җиткерде.
Утырышта төрле фикерләр, башкарган эшләр турындагы мәгълүматлар яңгырады. “Шулай булуга да карамастан, проблема бар. Ничек эшләгәнне сентябрь ае күрсәтте. Бу бәла-казаны, авыруларны уртак тырышлык белән генә җиңеп була”, – дип Марат Гыйрфанов күрсәтмәләр бирде.
Ирина Апачаева
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз