Варвара Килдюшова үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды. Ул - тыл хезмәтчәне, гомеренең зур өлешен Бута авылында совхозда эшләгән.
Бүген аны шәһәр җитәкчелеге вәкилләре, туганнары һәм якыннары котлады. Район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова аңа чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. ТҖҮ - 2, «ТМС групп»ның баш предприятиесе вәкилләреннән дә күп кенә җылы сүзләр әйтелде.