Әлмәт районында «Демография» милли проекты кысаларында диспансеризация уза

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Илебездә өлкәннәр саны арта. Бүген бу халыкның чирек өлеше диярлек. Дәүләт стратегиясенең төп бурычларыннан берсе - кешеләр яшәсен, сәламәт булсын, якыннары белән ким дигәндә аралашу мөмкинлеге булсын.

2019-2024 елларга "Өлкән буын" федераль милли проекты демография буенча милли проектның состав өлеше булып тора. Бу - социаль хезмәт күрсәтү һәм карау өчен заманча моделе.

65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен медицина үзәкләренә илтү проектын Татарстанда 2019 елның 2 сентябреннән башлап гамәлгә ашыра башладылар, шул исәптән Әлмәт муниципаль районында да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International