Әлмәттә "Елховнефть" НГДУ хезмәт коллективының тантаналы җыелышы узды

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Тантаналы җыелыш Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган иде. Чарада шәһәр һәм район җитәкчелеге, "Татнефть" ГАҖ, «Елховнефть» НГДУ һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.
Җыелыш башланганчы кунаклар шәһәрдә иң яшь булган «Елховнефть» НГДУ тарихы музеенда булдылар. Бу - чын инновацион үзәк, анда нефть тармагында эшләү турында кыйммәтле күзаллаулар спектры формалаша. Шул ук вакытта ул башка нефть компанияләреннән килгән ветераннар, хезмәттәшләр белән яшьләр очрашуы, төрле презентацияләр, фәнни форумнар һәм хөрмәтле кунакларны кабул итү өчен мәйданчык булды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International