Әлмәт муниципаль районында 2019 елның икенче сентябреннән мобиль медицина комплексы үз эшен башлады.
Күчмә поликлиниканың төп максаты - авыл халкын профилактик медицина күзәтүе белән тәэмин итү һәм ул «Сәламәтлек саклау» милли проектын тормышка ашыру кысаларында эшли.
Мобиль поликлиника үз эшен башлап җибәргән беренче торак пункт Рус Акташы бистәсе иде.
Зур булмаган, әмма, чыннан да, мобиль киңлектә: регистратура, лаборатория, функциональ диагностика, терапевт, эндокринолог, офтальмолог, невролог, гинеколог, уролог һәм хирург кабинетлары урнашкан. Медицина бригадасы район үзәк хастаханәсе табибларыннан формалашкан.