Изге гамәл

2012 елның 18 сентябре, сишәмбе
Шәһәр җитәкчеләре башлангычы белән июль-август айларында узган "Хәтер атналыгы"н 16 сентябрьдә дин әһелләре дәвам итте.

Мөхтәсибәт хезмәткәрләре һәм Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре бу көнне ике мөселман зиратын чистарттылар - корыган агачларны, кыргый куакларны кистеләр, каберлекләрне чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан (!) арындырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International