Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты сезне Шәһәр көне һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлый!
Татарстанның нефть башкаласы өчен бу ике бәйрәм бердәм һәм әһәмиятле. Безнең шәһәр тарихы 65 елдан артык нефть чыгару белән тыгыз бәйләнгән.«Татнефть» компаниясе зур социаль эш алып бара һәм ел саен торак, юллар, социаль инфраструктура объектлары төзелешен һәм реконструкцияләүне өстәмә финанслау мөмкинлеген таба, проектларны тормышка ашыра.
Безнең районда нефть чыгаруның башында торган тармак ветераннарына аерым рәхмәт һәм хөрмәт белдерәбез. Сез нефть-газ сәнәгате үсә торган ныклы нигез булдырдыгыз.
Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, яңа хезмәт офыкларын яулауда уңышлар, бәхет һәм иминлек телибез!