Әлмәттә "Агро-НТИ2019" Бөтенроссия конкурсының финал этабы башланды

2019 елның 30 августы, җомга

Бүген Әлмәттә «Агро-НТИ2019» Бөтенроссия конкурсының финал этабын ачу тантанасы булды. Казан, Волгоград, Вологда, Кемеров, Новосибирск, Саратовтан килгән катнашучылар «Кванториум» балалар технопаркында очрашты.

Биредә чаралар 29-31 август көннәрендә планлаштырылган. Ә 5 һәм 6 сентябрьдә Белгород 5-11 сыйныф укучыларын Владивосток, Вологда, Саратов һәм Ставропольдән каршы алачак.

Конкурс финалында төрле яшь төркемнәреннән җиңүчеләр кыйммәтле призлар һәм "Алтын көз-2019" Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчыкта катнашу мөмкинлеге алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International