Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Уңыш сере гади: эшкә чын күңел бирү
2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе
14 сентябрь көнне авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре “Урсалы” хуҗалыгында булды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә биредә семинар-киңәшмә узды.
“Урсалы” хуҗалыгында бүген инде терлекләр кышкылыкка күчерелгән. Барлык биналар да җылытылган, агартылган. Белгечләр белән дә тәэмин ителеш югары дәрәҗәдә. Хуҗалык җитәкчесе Азбар Кыямов сүзләренә караганда, терлекчелектә хәзерге вакытта 12 кеше эшли. Хезмәт хаклары вакытында түләнә, алдынгы сыер савучы җәен 18 мең сум акча, калганнар, шулай ук терлек караучылар 10000-12000 сум акча алганнар.
Хуҗалыкта быел бер баш шартлы терлеккә 25 цт берәмлегендә терлек азыгы әзерләнгән. Азбар Низамиевич сүзләренчә, азык анализы сыйфаты шушы көннәрдә билгеле булырга тиеш. Аралашу барышында хуҗалык җитәкчесе сөт күләмен киметмәс өчен терлекләргә нинди азык бирүләре белән дә уртаклашты. Иртә һәм кичен 3 әр кг фураж, 10 кг сенаж бирү савымны киметмәскә ярдәм итә.
Биредә бернинди дә югары технологияләр кулланылмый, барысы да гади шартларда башкарыла, әмма хуҗалыкта һәммә юнәлеш тәртипкә салынган, шуңа да нәтиҗәләр яхшы. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар үзләре үк фермаларның торышы белән таныша алды. Алар иң элек бозаулату бүлекчәсендә булды. Белгечләрнең сүзләре буенча бозауларны сыерлар янында 15 көн тотканнан соң гына аералар. Куелган таләпләр катгый рәвештә сакланганга күрә, биредә бозаулар авыруга бирешми. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдракыйпов әйтүенчә, хуҗалыкта соңгы елларда мал үлү очраклары күзәтелми. Бу яклап районда бердәнбер хуҗалык санала ул.
Ферментация өчен бак урнаштырылган сыер саву бүлеге, көтү яңарту буенча технологларга мәгълүмат туплау өчен ясалган махсус бүлмә шулай ук югары таләпләргә туры килә. Документлар тәртиптә, һәрнәрсә контрольдә, яфрак азык та кышкылыкка мулдан әзерләнгән, кыскасы, монда чын күңелләре белән үз эшләренә бирелгәннәр хезмәт куя. Күрелгәннәрдән Мәҗит Салихов канәгать калды, белгечләр адресына мактау сүзләре җиткерде һәм башкаларны да аларга тигезләшергә чакырды.
– Белгечләр хәзердән үк үзләренә лаеклы алмаш әзерләргә тиеш. Бу юнәлештә без, мәгълүм булганча, өч яклы килешү булдырдык. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты базасындагы махсус төркемдә 29 кеше белем ала. Бу безнең өчен казаныш. Хуҗалыклар аларга стипендияләр түли, практикага да яшьләр аларга юллама биргән хуҗалыкларга кайтачак һәм, әлбәттә, диплом алганнан соң биредә хезмәт юлын башлаячак.
Авыл Мәдәният йортында дәвам иткән очрашуда авыл хуҗалыгы тармагы өчен җитди булган мәсьәләләр тикшерелде. Иң беренче чиратта җитәкчелек терлекләрнең баш санын киметмәү, тагы да арттыру кирәклегенә басым ясады һәм һәр хуҗалыкка аерым тукталып, күрсәтмәләрен бирде.
Мәҗит Хаҗипович хуҗалык җитәкчеләренә урып-җыю эшләрен үзвакытында һәм югалтуларсыз төгәлләгән өчен форсаттан файдаланып, тагын бер тапкыр рәхмәтен җиткерде һәм терлекләрне кышкы чорга күчерүне дә тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкару зарурлыгын билгеләде.
Семинар-киңәшмәдә ветеринар оешма җитәкчесе Рашат Сәхәпов та сүз алды. Ул терлекләрне тукландыруга җитди карарга, витаминлы азык бирергә, шулай ук көтүне саклап калу өчен вакцинация ясарга чакырды.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Автор фотосы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз