Кадерле әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары!

2019 елның 30 августы, җомга

Сезне чын күңелдән Республика көне – Татарстанның төп дәүләт бәйрәме белән котлыйбыз!
Безнең республика Россия төбәкләре арасында күп юнәлешләр буенча бәхәссез лидер булып тора. Икътисади, мәдәни, социаль өлкәләрдә Татарстанда иҗади хезмәт өчен барлык шартлар да тудырылган.

Безнең республиканың төп казанышы - милләтара һәм конфессияара тынычлыкны саклау. Бу тотрыклылык нигезе, иминлек нигезе һәм чәчәк атуның көчле факторы булып тора.  Без рухиятебезне генә түгел, милли үзенчәлекне, горурлыкны, патриотизмны да саклыйбыз.

Киләсе ел шулай ук безнең республика өчен әһәмиятле ел – без ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Безнең һәрберебез шәһәр һәм район үсешенә, димәк, безнең республика үсешенә үз өлешен кертә.

Сезгә нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар, муллык, тынычлык һәм татулык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International