"ТОП-24" үсмерләр турнирында уңышлар

2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменә ТР Өстәл теннисы федерациясенең беренче вице-президенты Геннадий Аргаковтан котлау хаты килде.

"Татарстан Республикасының Өстәл теннисы федерациясе Сезне Әлмәт шәһәре спортчысы Дмитрий Захаровның 4-9 сентябрьдә Геленджик шәһәрендә Россиянең иң көчле спортчылары катнашында узган "ТОП-24" үсмерләр турнирында уңышлы чыгыш ясавы белән котлый! Ярышта Өстәл теннисы федерациясе рейтингына кергән иң көчле 274 спортчы катнашты", диелә хатта. Турнир нәтиҗәләре буенча Дмитрий Захаров шәхси разрядта 3 нче урынга лаек булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International