Полиция хезмәткәрләре мәктәптә

2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе
"Сак бул, мошенниклар!" акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләрдәге ата-аналар җыелышларында катнаша. Шундый очрашуларның чираттагысы 11 нче мәктәптә узды.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциянең өлкән инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Айгөл Сәмигуллина шәһәрдәге оператив хәл-торыш белән таныштырды. Шулай ук социаль мошенниклыкның мөмкин булган төрләре турында ролик күрсәтелде. 26 сентябрьгә кадәр планлаштырылган мондый очрашуларда социаль мошенниклык төрләре турында буклетлар да таратылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International