"Игътибар-балалар" профилактик чарасы кысаларында "Беләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ГИБДД белән берлектә «Без автомобильдән кычкырган музыкага каршы» демаршында катнаштылар. Максат: балаларның һәм өлкәннәрнең юлда куркынычсыз тәртибен формалаштыру, балаларның юл - транспорт травматизмы проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.