Әлмәттә "Игътибар-балалар" дигән чара узды

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

"Игътибар-балалар" профилактик чарасы кысаларында, «Зәңгәр күл» сәламәтләндерү комплексында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чираттагы танып-белү очрашуы булып узды.
ГИБДД һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләти бюджет учреждениесенең территориаль идарәсе хезмәткәрләре балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, ә аннары балалар үзләренең яшьтәшләренә сораулар бирделәр, моның өчен яктылык кайтаручы элемент алдылар. Әлеге викторина барышында алган белемнәрен тагын бер кат ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International