Әлмәт муниципаль районы Советының чираттан тыш кырыгынчы сессиясе булды

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Сессия эшендә шәһәр һәм район активы, депутатлар, мактаулы гражданнар, шәһәр прокуроры урынбасары, шәһәр суды рәисе, хокук саклау органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Сессия дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданины Ришат Әбүбәкеровны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Район Советына Әлмәттәге бер урамны Ришат Фазлетдин улы Әбүбәкеров дип атау тәкъдиме килде, дип әйтелде.  

Сессиядә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Советының 2018 елның 13 декабрендәге 264 номерлы карарына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы мәсьәлә каралды. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мөрәҗәгатен үтәү йөзеннән, өстәмә социаль ярдәм чарасы буларак, инвалидларның, балачактан инвалид балаларның, инвалид балаларның, өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган балаларның эшмәкәрлек эшчәнлегендә файдаланылмый торган җир кишәрлекләренә карата җир салымыннан тулысынча азат итү тәкъдим ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International