Әлмәттә шикәр диабеты буенча укыту семинары узды

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

28 августта Сәламәтлек саклау идарәсендә Әлмәт ФАПларының фельдшерлары, табиб-терапевтлар һәм гомуми практика табиблары өчен укыту семинары оештырылды. Аның төп максаты - икенче типтагы шикәр диабетын профилактикалау һәм диагностикалау буенча медицина хезмәткәрләренең белем дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук бу авыру белән пациентларның үз-үзләрен тикшерү кагыйдәләренә өйрәтү.
«Диабет белән идарә ит» проекты кысаларында чара «НУР» Хәйрия фонды (җитәкчесе Илнур Хәбибуллин) «Нурмед» медицина үзәге белән берлектә оештырылды.

«Диабет белән идарә ит» проектының төп максаты – 1 һәм 2 типтагы балаларга һәм өлкәннәргә, ТР көньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә һәрьяклап ярдәм итү. Бу эш 2017 елдан бирле алып барыла һәм үз эченә канда шикәр дәрәҗәсен үлчәү өчен файдалы бүләкләр тапшыру белән хәйрия акцияләре үткәрүне, табибларның консультатив кабул итүләрен (эндокринологлар, диетологлар, офтальмологлар), диабетны профилактикалау буенча яшәүчеләр белән очрашуларны, укыту семинарлары үткәрүне ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International