Әлмәттә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы инициативасы белән түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештырылды.
Чараны үткәрү форматы гадәти булмаган, әмма иң мөһиме - уңайлы һәм һәркем өчен ачык иде. Әлмәт шәһәре һәм районы халкы һәм кунаклары компетентлы белгечләрдән бушлай консультацияләр һәм үзләрен кызыксындырган барлык сораулар һәм реаль вакыт режимында борчыган проблемалар буенча аңлатмалар ала алдылар.  Күбесе «Панорама»да үткәрелә торган акция турында белеп, махсус килгән, ә кемдер сәүдә-күңел ачу үзәгенә сатып алу өчен «кабул итүгә» эләккән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык сораулар да игътибарга алына һәм киләчәктә аларның язмышы күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International