Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Кичү һәм Бишмунчада ФАПлар ачылды
2012 елның 15 сентябре, шимбә
Узган шимбә көнне берьюлы ике торак пунктта зур бәйрәм булды – капиталь ремонттан соң Кичү фельдшер-акушерлык пункты һәм Бишмунча авылында өр-яңа ФАП ачылды. Тантаналы чараларда район башлыгы Мәҗит Салихов һәм башкалар катнашты.
Башта шунысын искә төшереп узарга кирәк, быел “2012-2016 елларга “Татарстан Республикасында халыкка медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү” республика максатчан программасы старт алды. Аның нигезендә фельдшер-акушерлык пунктларына, табиблык амбулаторияләренә капиталь ремонт, блок-модульле ФАП биналары төзү, беренче медицина ярдәмен күрсәтүче йорт хуҗалыклары ачу һәм фельдшерларны медицина ярдәме күрсәтү өчен сумкалар белән тәэмин ит планлаштырылган иде. Әлмәт муниципаль районында республика бюджеты хисабына Аппаково, Шарлама, Иске Михайловка, Бикәсаз, Мәмәт, Зәй-Чишмә, Березовка, Тайсуган, Кәләй авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт уздырылды. Аларның һәрберсенә ремонт эшләренә 100 әр мең сум акча бүлеп бирелгән. 2 шәр миллион сум тәшкил иткән Елховой һәм Кәләй станциясендәге табиблык амбулаторияләрендәге капиталь ремонт эшләре дә ахырына якынлашып килә.
Фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонтка авыл җирлеге башлыклары, депутатлар һәм авылда яшәүчеләр дә үзләреннән өлеш керткән. Район башлыгы Кичүдәге яңартылган, уңайлылыклар тудырылган ФАПны ачканда ясаган чыгышында аларга үзенең рәхмәтен җиткерде. Мәҗит Салихов төзүчеләрнең дә тырышлыгын билгеләп үтте. Биредә капиталь ремонтны “9 нчы төзү-монтаж идарәсе” ҖЧҖ ясаган. Кичүдәге ФАП 1988 елдан бирле эшли икән инде. Ул 438 кешегә, шул исәптән 109 балага медицина ярдәме күрсәтә. Ә аның өчен биредә барлык мөмкинлекләр бар. Фельдшер, балалар өчен, карау-тикшерү, процедура кабинетлары, хуҗалык бүлмәсе – һәммәсе дә кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Республика программасы буенча торак пунктлардагы тузганлыгы 70 проценттан артык тәшкил иткән ФАПлар яңаларына – блок-модульлеләргә алыштырыла башлады. Әлмәттә планлаштырылган шундый җиде ФАПның берсе – Бишмунча авылында. Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Эльвира Шәяхмәтова элеккеге бинаның 1979 ел ук салынган булуын, аңа бер тапкыр да капиталь ремонт уздырылмавын әйтте. Яңа ФАП башка урында урнаштырылган һәм анда бернинди иске җиһаз күчерелмәгән, барысы да өр-яңа. Хатын-кызлар өчен дә аерым почмак ясалган. ФАП хезмәтләреннән файдаланучы 700 дән артык кешенең 130 ы балалар. Унысы әле күптән түгел генә дөньяга килгән. “Тагын биш авылдашыбыз авырлы. Демография арта бара”, – дип куана мөдир.
Мәҗит Салихов бишмунчалыларны яңа медицина күрсәтү биналы булулары белән котлады, районда мондый икенче пункт ачылуын җиткерде, биредә нефтьчеләрнең зур өлеше булуын билгеләп үтте. Мәгълүм булганча, блок-модульле ФАПлар Азнакайдагы “Нефтемаш” заводында “Татнефть” компаниясенең финанс ярдәме белән эшләнә. Ә инженерлык коммуникацияләре, төзекләндерү эшләре җирле бюджет хисабына башкарыла. Әлмәт муниципаль районы өчен җиде блок-модульле ФАП сатып алынган. Нефтьчеләр шушындый фельдшер- акушерлык пункты урнаштырып, чупайлыларга зур бүләк ясаган. ФАПлар янгын-каравыл сигнализациясе һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән, кирәкле барлык кабинетлар ясалган, хәтта санузелга кадәр бар, котельные да үзендә генә.
Бишмунчалылар бүләккә ихластан шатлануларын белдерделәр. Мисал өчен, Ландыш Зарипова элеккеге ФАПның бүгенге көн таләпләренә туры килмәвен, биредә барысы да яхшы булуын, уңайлыклар тудырылуын әйтеп, авылларда шушындый кирәкле эшләр оештырганнары өчен авыл халкы исеменнән Татарстан һәм район җитәкчелегенә рәхмәтен ирештерде.
Болардан тыш Әлмәт районында медицина учреждениеләреннән 3 километрдан да артык ераклыкта урнашкан һәм аларда 100 дән ким кеше яшәгән торак пунктларда халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча йорт хуҗалыклары (ДХПП) оештырыла. Безнең район буенча мондый хуҗалыклар 26 торак пунктта – Добромыш, Рокашево, Красная Горка, Колшәрип станциясе, Кызыл Көч, Бакалы, Сабанчы, Мөгезле Елга, Кәски, Туктар, Улаклы Чишмә, Березовка, Полянка, Наратлы, Юкәле, Байлар, Ирекле, Рус Сиренькиносы, Салкын Чишмә, Яңа Чишмә, Петровка, Сосновка, Кече Шуган, Иске Завод, Поташняя Поляна, Нолинкада булачак.
Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин әлеге авылларда медицина хезмәте күрсәтү өчен кешеләрнең билгеләнүен һәм аларның укулар узуын әйтте. Йорт хуҗалыкларын сайлаганда авылда яшәүче медицина белеме булганнар да (элеккеге фельдшерлар, шәфкать туташлары, педагогия һәм башка институтларны тәмамлаучылар) исәпкә алынган. Киләчәктә йорт хуҗалыгының барлык әгъзалары беренче медицина ярдәмен күрсәтергә өйрәтеләчәк.
Ирина Апачаева
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз