26 августта 61нче яшендә каты авырудан соң дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданины, шәһәрен яраткан һәм аның тарихын белгән кеше Әбүбәкеров Ришат Фазлетдин улы вафат булды.
Ришат Фазлетдин улы 1959 елның 4 июлендә Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туа.
ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты комсомол оешмалары бүлеге мөдире (1987-1988); КПССның Әлмәт шәһәр комитетының оештыру-партия һәм кадрлар эше бүлеге мөдире (1988-1990).
1990-2001 елларда «Татнефть» иҗтимагый элемтәләр бүлеге башлыгы, аппарат җитәкчесе, генераль директор урынбасары булып эшли.
2001-2011 елларда - Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре администрациясе башлыгы. Ун елдан артык республиканың сәнәгать ягыннан алга киткән муниципаль районнарының берсен җитәкләде.
2005 елда Р.Ф. Әбүбәкеровка Россия тарихи үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Район башлыгы-2005» мактаулы исеме бирелде.
2011 елның декабрендә ул РФ Федераль җыенының VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. 2016 елдан алып соңгы вакытка кадәр «Болгар Инвест» ҖЧҖ директоры була.
Ришат Фазлетдин улы тынгысыз, максатчан, талантлы оештыручы һәм инициативалы җитәкче, сизгер һәм игътибарлы остаз булган.
Бу искиткеч кеше турында якты хәтер мәңгегә безнең хәтердә калачак.