Әлмәттән биш бала анасы дәүләт бүләгенә лаек булды

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә багышланган кабул итү мәҗлесе узды. Әлмәттән биш бала анасы Надежда Каткова, балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен Дәүләт бүләгенә лаек булды.

Тантаналы кабул итүгә республиканың муниципаль районнарыннан, төбәкнең эре шәһәрләреннән, шулай ук Казаннан 51 гаилә чакыру алды. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен – күп балалы аналарга «Ана даны — Материнская слава» медальләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International