Әлмәт театры сезон ача

2012 елның 14 сентябре, җомга
21 сентябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театры яңа 68-иҗат сезонын ача. Яңа сезонны артистлар быел яңача – концерт-тамаша белән башлап җибәрергә әзерләнә.

Бүген театрда сезон ачуга әзерлек эшләре бара. Артистлар яңа җырлар, биюләр өйрәнәләр, иң матур спектакльләрдәге өзекләрне концертта уйнарга әзерләнәләр. Бер төркем артистлар төрек драматургы Азиз Несинның “Ал җанымны, әфәнде!” комедиясен әзерли. Спектакль Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнә. Премьера 12 октябрьдә – юбилей кичендә була. Спектакльне яшь режиссер Альберт Гаффаров сәхнәләштерә.

Быел Казанда Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган театр фестивале үткәрелә. Яңартылган бу фестивальдә Татарстан, Башкортостан театрлары катнаша. Фестиваль Тинчуринның туган көнендә – 15 сентябрьдә башлана. Әлмәт театры 18ендә К.Тинчуринның “Назлы кияү” спектаклен күрсәтә.

Сезонны ачкач та артистлар концерт программасы белән Чиләбе өлкәсенә гастрольгә китәләр. 26ынчы сентябрьдән 6ынчы октябрьгә кадәр алар Сибай, Магнитогорск, Уфалы, Нязепетровск, Аргаяш, Кунашак, Чиләбе, Златоуст, Усть-Катав шәһәрләрендә булачаклар.
Октябрь аенда Башкортостанда Татарстан мәдәнияте көннәре уза. Шул уңайдан Әлмәт театры Салават шәһәрендә 17есе көнне Т.Миңнуллинның “Исәнмесез” һәм 18ендә И.Зәйниевнең “Туган-тумача” спектакльләрен күрсәтә.

Әлмәт театры 21 сентябрь көнне “Татар театрыннан концерт-тамаша” белән 68-иҗат сезонын ача. Бәйрәм кичендә район житэкчелеге “Ел актеры” премияләре тапшырачак. 22сендә К.Тинчуринның “Назлы кияү” спектакле күрсәтеләчәк. Быел кичке спектакльләрнең башлану вакыты үзгәрде: эш көннәрендә спектакльләр 7дә, шимбә, якшәмбе, бәйрәм көннәрендә 6да башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International