2012 ел Татарстан өчен тулаем уңышлы бара. Дөньядагы шөбһәле процессларга да карамастан, без бу елны 5 проценттан артык тотрыклы үсеш белән тәмамлауны планлаштырабыз.
Тарихыбызга сакчыл карашны нинди дә булса бер акция яисә программа кысаларында формалаштырып булмавын билгеләп үтәргә кирәк. Бу бурыч - мәңгелек.
Без республикабызда яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез. Хәзерге заман мәдәнияте күпкырлы. Нәкъ шуңа да кеше мөнәсәбәтләренең гомуми культурасын, милләтара аралашу осталыгын, сәяси культураны күтәрү мәсьәләсен алга куярга кирәк.
Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең уңай торышы, төрле этник төркемнәр һәм дин тотучылар вәкилләренең үзара тату хезмәттәшлек рухы, һичшиксез, безнең казанышыбыз булды һәм шулай булып кала да.
Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә, Казан Мәрьям Ана Иконасын данлауга багышланган чаралар, мәдәни ядкәрләрне торгызу буенча киң колачлы эшчәнлек безнең бай мирасыбызга ихтирамлы карашны һәм Россия Федерациясе мәдәниятен, рухи байлыкларын саклауга һәм үстерүгә сизелерлек өлеш кертүне басым ясап күрсәтә.
Дини даирәләр, барыннан да бигрәк, безнең үзәкләштерелгән дини оешмаларның - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте һәм Рус православие чиркәве Татарстан метрополиясенең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне пропагандалау буенча эше аеруча актуальлек ала.
Без балаларны милләтенә карап бүлүчеләр провокациясенә бирелергә тиеш түгел, аларның эшчәнлеге вәзгыятьне катлауландыруга китерә.
Без - күпмилләтле бердәм ил яклы. Бу эштә Татарстан халыклары ассамблеясенә аерым роль бирелә. Яңа ачылган Халыклар дуслыгы йорты милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлеген үстерүгә этәргеч бирәчәк.
Узган елда республика балалар бакчаларында «Бәләкәч» программасы кысаларында унөч меңнән артык урын булдырылды. Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләрендә 207 мәктәпкәчә учреждение төзелде, реконструкцияләнде һәм төзекләндерелде. 2012 елда республиканың мәктәпкәчә учреждениеләрендә тагын 1,5 меңнән артык яңа урын булдырылачак.
Байтак кеше юл һәм төзелеш эшләре алып барылудан уңайсызлыклар кичерә. Әмма бу - вакытлы күренеш, эшләр тәмамлангач, Казан бөтенләй башка булачак.
* * *
Торак төзүдә күп эшләр башкарылды. Татарстан Республикасы илдә алдынгылар рәтенә керә. Ел башыннан 1,4 млн. кв. метрдан күбрәк торак файдалануга тапшырылды.
Республиканың капиталь төзекләндерү программасы нигезендә 2012 елда 914 күпфатирлы йорт төзекләндереләчәк, анда 249 меңнән артык кеше яши. Программаны финанслауның гомуми күләме - 4,7 млрд. сум. Бу эш киләсе елда да дәвам иттереләчәк.
Алда санап үтелгән проблемаларны барлык хакимият органнарының нәтиҗәле эшчәнлегеннән башка хәл итеп булмый.
Республикада бу юнәлештә уздырыла торган эш федераль үзәк тарафыннан югары бәяләнде. Татарстан ике ел рәттән эшчәнлек нәтиҗәлелеге күрсәткечләре ягыннан Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында беренче урынга чыкты.