Ярминкәгә рәхим итегез!

2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе
Көзге ярминкәләр башлана. Социаль яктан якланмаган категория кешеләргә ярдәм күрсәтү һәм өлкәннәр көне кысаларында 22-23, 29-30 сентябрьдә һәм 6-7 октябрьдә иртәнге 9.00 сәгатьтә “Көнбатыш” сәүдә комплексында авыл хуҗалыгы продукциясен сату оештырылачак.

Көзге ярминкәләр барышында пенсионерларга продукцияләрен яшәгән урыннарына кадәр бушлай кайтару өчен һәр елдагыча оешма һәм учреждениеләр тарафыннан машиналар биреләчәк. Шулай ук студентлар да өлкәннәргә ярдәм итәчәк. Сәүдә комплексы территориясендә концерт та оештырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International