Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
“Халык участковые” Бөтенроссия бәйгесе старт алды
2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе
11 сентябрьдән Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычы дәрәҗәсен һәм биредә хезмәт итүнең абруен арттыру, полициянең участок уполномоченныйларының эшчәнлеге турында җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан оештырылган “Халык участковые” Бөтенроссия бәйгесе старт алды. Анда әлмәтлеләр дә катнаша.
Бәйге өч этапта үткәрелә. Беренче һәм икенче этаплар төбәк дәрәҗәсендә оештырыла. “Халык участковые” исеменә дәгъва кылучылар арасыннан лаеклы дип санаганнарга һәркем тавыш бирә ала. Чөнки бәйге Эчке эшләр министрлыгының Интернет-сайты аша үткәрелә.
Бәйгенең беренче этабында катнашучыларга тавыш бирү 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр идарәсе сайтында уза.
Икенче этапта 7 октябрьгә кадәр беренче этапта җиңүчеләр турында мәгълүмат биреләчәк. Ә инде 7 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр республиканың иң яхшы участок полицийские ачыкланачак. Әлеге этапта җиңүче Бөтенроссия этабында Татарстан исеменнән күрсәтеләчәк.
Өченче этапта тавыш бирү 5 есеннән 14 ноябрьгә кадәр Россия Эчке эшләр идарәсенең рәсми сайтында үткәрелә. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча илнең иң яхшы участковые ачыклана.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча бүлеге әлеге бәйгегә 3 полиция участогы уполномоченныен күрсәткән. Аларның өчесе дә иң яхшы исеменә лаеклы кандидат. Полиция капитаны, 9 нчы тәртип саклау җәмәгатьчелек пунктының (ОПОП) өлкән участковые Альберт Габидуллин эчке эшләр органында 2004 елдан бирле хезмәт куя. Җәмәгатьчелек пункты Тимирязев урамындагы 26 нчы йортта урнашкан. Альберт Рафаэлович 8500 кеше яшәгән участокта тәртип саклый. ТОСМСларның отчет җыелышларында һәм башка чараларда аның адресына байтак кына мактау сүзләре ишетергә туры килә. Тырыш хезмәте эчке эшләр бүлеге тарафыннан, район башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелгән.
Полиция майоры Назил Нурислам улы Шәймәрданов – 7 нче ОПОПта полициянең өлкән участок уполномоченные. Ул эчке эшләр идарәсе органнарына 2002 елда ук килгән. Шулай ук мәртәбәле бүләкләргә ия. Аның хезмәт күрсәтүенә тапшырылган участокта 11920 кеше яши. Герцен урамындагы 94 нче йортта урнашкан җәмәгатьчелек пунктын бу тирәдә яшәүчеләр яхшы белә. Чөнки участковыйлары һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, алар белән яхшы мөгамәләдә.
Бәйгегә күрсәтелгән өченче якташыбыз – полиция капитаны, 1 нче ОПОПта полициянең өлкән участок уполномоченные Ленар Хаҗимәтов. Ул 12157 кеше яшәгән участокка тәртип саклый һәм аның да фидакарь хезмәте төрле дәрәҗәдәге бүләкләр, кешеләрнең рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтелгән.
Участковыйлар өчен uupmvdrt@mail.ru электрон почтасы адресына районны, исем-фамилиясен күрсәтеп тавыш бирергә була.
Ирина Апачаева
Автор фотосы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз