Әлмәттә педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясе узды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Әлмәт муниципаль районында белем бирүнең эчтәлеген яңарту һәм сыйфатын күтәрү буенча стратегик максатлар һәм актуаль бурычлар - бүген яшьләр үзәгендә мәгариф системасы хезмәткәрләренең традицион август конференциясе нәкъ менә шундый темага багышланган иде.
Аның эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, мәгариф идарәсе һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында 6 меңнән артык кеше эшли, 3069 - мәктәпләрдә эшли, шуларның 1763 – мәктәп укытучылары, 1306 - тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары – 110. Аларның көндәлек тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә Әлмәт муниципаль районында тотрыклы белем бирү процессы тормышка ашырыла.

Конференция ахырында резолюция кабул ителде һәм шәһәр һәм районның иң яхшы директорларын, мөдирләрен, педагогларын, тәрбиячеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International