Мәктәпләрдә рухи-әхлакый белем бирү турында ММЧ вәкилләре белән фикер алыштылар

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Брифингның төп темасы - мәгариф.

Быел беренче тапкыр парта артына өч меңнән артык яшь әлмәтле утырачак. Шуларның тугызы православие гимназиясендә белем алачак. Исегезгә төшерәбез, гимназия үз ишекләрен узган елда ачты. Гимназистлар көне гадәти мәктәпләрдәге кебек үк иртәнге сәгать 8дә башлана, ә 17.30 да тәмамлана. Бу вакыт эчендә күп эшләр башкарырга мөмкин. Төп дәресләрдән соң, кайбер факультатив дәресләр күздә тотыла, аларда балалар үз сәләтләрен үстерә. Моннан тыш, узган ел алар шахмат клубында булдылар, ә быел "Кванториум" балалар технопаркына бару турында да килешү төзелә. Мәктәпкә киләсе елда гына барачак балалар өчен нульле сыйныф ачылган, анда алар мәктәпкә әзерләнә алачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International