Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия булган оешма» Россия конкурсы үткәрелә.
2019 елда бәйге 15 номинация буенча үткәрелә.
Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу бушлай башкарыла.
Конкурста катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2019 елның 10 сентябренә кадәр конкурсны үткәрү буенча методик рекомендацияләр белән каралган тәртиптә кабул ителә.