Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Яктырткычлар да экономиягә өйрәнә
2012 елның 11 сентябре, сишәмбе
Мәгълүм булганча, шәһәрдә муниципалитет җитәкчелеге инициативасы белән капиталь ремонт барган йортлар подъездларындагы лампочкалар эш барышында светодиодлы яктырткычларга алыштырыла. Энергияне күпкә янга калдыручы мондый лампочкалар тиздән шәһәр урамнарын да яктыртачак.
“Радиоприбор” заводы генераль директоры Александр Михайлов белән булган очрашуда әнә шуның хакында сүз барды.
“Радиоприбор”га бару очраклы түгел, чөнки урамнарга куелачак светодиодлы яктырткычлар биредә эшләнәчәк. Хәер, завод бу эш белән байтактан шөгыльләнә инде. Башта алар подъездларга электротехник шкафлар җибәрде. Торак йортларга капиталь ремонт башлангач, светодиодлы яктырткычлар җитештереп, алар белән тәэмин итүгә җәлеп ителде.
– Шулай итеп без подъезд эчендәге 40 яки 80 ваттлы лампочкаларны 3,8 ваттлыларга алыштырдык. Шулай ук фасадка куела торган яктырткычлар да эшләдек. Гадәттә бирегә куела торган терекөмешле 125 ваттлы ДРЛларны 38 ваттлыларга үзгәртәбез, – диде Александр Михайлович. – ОДН буенча торган кискен сорауны бераз хәл итүдә күпмедер дәрәҗәдә үзебезнең өлешне керттек дип исәплим. Чөнки светодиодлы яктырткычлар энергияне күпкә янга калдыра. Аның әйтүенчә, гадәти лампочкаларга караганда мондый яктырткычлар 50 процент экономия бирә. Светодиодлылар озак хезмәт итүгә исәпләнгән. Без куллана торган лампочкалар 2-3 мең, терекөмешлеләре 10 мең сәгать эшләргә тиеш булса, аларның хезмәт итү срогы 50 мең сәгать тәшкил итә. ДРЛлылар белән чагыштырганда светодиодлыларны азактан утильләштерү дә таләп ителми.
Әлмәт “Радиоприбор” заводы производство билгеләнешендәге светодиодлы яктырткычлар да җитештерә. Бүген алар “АЛНАС”ның берничә цехын һәм офисын, кайбер нефть-газ чыгару идарәләрен, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводын яктырта. Заводның үзендә дә лампочкалар әлеге яктырткычларга алыштырыла башлаган.
Узган ел шәһәрне Яңа ел бәйрәменә бизәүдә энергияне янга калдыра торган әлеге яктырткычлар кулланылган. Район башкарма комитеты, нефтьчеләрнең, бюджет учреждениеләренең кайбер биналары, КНИТУ-КАИ һәм башкалар әнә шундый яктырткычлар белән бизәлгән булган. Александр Михайлов быел да Яңа елга бизәү уңаеннан тәкъдимнәр керүен әйтте. “Яңа елда гына түгел, даими гамәлдә булган светодиодлы иллюминация ясау тәкъдиме бар. Мәсәлән, алар кирәк вакытта, шул ук бәйрәмнәрдә, чаралар вакытында яначак. Шәһәр мондый вакытларда бөтенләй башкача яктыртылачак. Әлмәттә шәһәр урамнарындагы яктырткычларны светодиодлыларга алыштыру буенча пилот проекты башлана. Моның өстендә 3-4 ай чамасы эшлибез инде, бизнес-план әзер”, – дип аңлатты Александр Михайлович. Барлыгы 10 мең яктырткычны алыштырырга кирәк булачак. Генераль директор фикеренчә,урамнарның барысына да бертөсле яктырткычлар кую кирәк түгел. Үзәк урамда бертөсле, магистральдә көчлерәк, шәһәр читендә бераз сүлпәнрәк яктырта торганнарын урнаштыру дөрес булыр иде. Завод һәр урамга аерым яктырткыч эшләргә планлаштыра. Светодиодлы яктырткычлар Гагарин урамыннан куела башлаячак. Проектның тулаем бәясе 200 миллион сум тирәсе тәшкил итә. Быелга проектны тормышка ашыруга республика буенча 15 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Аның 5 миллион сумы Әлмәткә каралган. “Әлбәттә, республиканың һәм шәһәрнең шулкадәр күләмдә акчасы юк. Проект өлешчә федераль бюджет һәм шулай ук “Газпромбанк” белән энергосервис контракты аша финансланачак”, – диде А.Михайлов. Бер сүз белән әйткәндә, банк светодиодлы яктырткычлар җитештерүне финанслаячак, шәһәр аның белән экономияләнгән ресурслар хисабына исәп-хисап ясаячак.
Җитештерүченең биредә булуының да кулай якларын билгеләп үтәсе килә. Беренчедән, бу өстәмә эш урыннары, заказлар белән тәэмин ителеш, чөнки завод салымны биредә түли, аннан соң яктырткычларда нинди дә булса җитешсезлек килеп чыкса яки эшләмәсә, җитештерүче артыннан әллә кая барасы юк, ул янәшәдә генә.
Александр Михайлов әңгәмә барышында светодиодлы яктырткычларның терекөмешлеләргә караганда вандализмга каршы да чыдамрак булуларын искәртте. Экономияле яктырткычлар капиталь ремонт барган гына түгел, барлык торак йортларга да урнаштырылса, әйбәт булыр иде. Чөнки ОДН темасы һаман да көн кадагыннан төшмәде әле. Җаваптан аңлашылганча, мондый инициатива белән идарәче компанияләр чыгарга тиеш. Дөрес, яктырткычларның бәясе арзан түгел, әмма алар үзләрен аклаганны искә алганда, уйланырга җирлек бар монда.
Ирина АПАЧАЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз