Ноябрь башында безне 4 көн ял көтә

2012 елның 11 сентябре, сишәмбе
4 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Халык бердәмлеге көне якшәмбегә туры килгәнгә, әлеге ял көне дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп Россиядә өч көн - 3-5 ноябрьләр ял көне буларак игълан ителәчәк. Татарстанлылар исә тагын бер көн 6 ноябрь Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итәчәк.

 Кышкы каникуллар исә 10 көнгә - 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр сузылачак. Яллар өзлексез булсын өчен шимбә, 29 декабрь, эш көне , ә дүшәмбегә туры килгән 31 декабрь ял көне булачак.

"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International