Бүген Әлмәттә старт алган күрү буенча инвалидлар арасында «Дөньяга елмаю бүләк ит» дип исемләнгән яшьләр слеты регионара статуска ия булды, чөнки бирегә Татарстаннан гына түгел, Россиядән дә кунаклар килгән иде.
Слетта барлыгы 30дан артык кеше катнашты. Мондый чараларның бурычлары - яшьләрне иҗтимагый тормышка җәлеп итү.
Слет хуҗалары - Әлмәт активистлары - бик күп гадәти булмаган проектлар әзерләгәннәр. Мәсәлән, инвалидлар өчен кече Сабантуйда катнашу бер-берсе белән танышырга ярдәм итәчәк.