Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Гаилә фермасы – заман таләбе
2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе
Гаилә фермалары төзү ул бүгенге чор таләбе. Алай гына да түгел, авылның киләчәге дә әле ул. Чөнки җиргә бер береккән, маңгай тирен түгеп икмәк үстергән, мал-туар арасында кайнашкан, үзе җитештергән продукциянең тәмен татыган кеше калага китү турында уйламый. Ә инде шәһәрдән килеп эшләүчеләрне җир үзенә тарта бара. Бишмунча авыл җирлеге территориясендә узган ел гына гаилә фермаларына нигез салган Слесаревлар да әнә шулай ди.
Слесаревларның гаилә фермаларында узган атнада район башлыгы Мәҗит Салихов һәм журналистлар да булды. Бер ел эчендә биредә күп эшләнгән.Әле кайчан гына ташландык хәлгә булган иске комплекс әкренләп җанланып бара. Дөрес, монда башкарасы эшләрнең исәбе-хисабы юк. Кайдадыр түбә ябарга, биналарның тышкы якларын тәртипкә китерергә кирәк һәм башкалар. Ләкин иң мөһиме – эшләргә теләк бар һәм ул зурдан. Ферманы карап йөргәндә бу аермачык чагылды. Киленнәренә гаилә фермасы эшчәнлегендә ярдәм итүче Әлфия һәм Валентин Слесаревларның эш-мәшәкатьләр турында ихластан бирелеп, самимиларча шатланып сөйләгәндә очкынланган күзләренә игътибар итми мөмкин түгел иде.
- Авыр, әлбәттә, – диләр алар. – Әмма бозауларның үскәнен, тавык-әтәчләрнең җырлавын, бәрәннәрнең йөгерүен күреп күңел сөенә.
Планнары зурдан Слесаревларның. Савым сыерларын 25, сарыкларны 150 башка җиткерәсе уйлыйлар. Параллель рәвештә терлек симертү белән дә шөгыльләнергә исәпләре. Планда казлар үрчетү дә бар. Бүген гаилә фермасында җиде төрле тавык, йорт куяннары, үрдәкләр, индоуткалар, үгез һәм сыерлар, сарыклар һәм бәрәннәр, кәҗә, ике ат исәпләнә. Шушы атнада 400 баш каз кайтуы көтелә.
Терлекчелек белән үсемлекчелек үзара нык бәйләнгән. Терлек асраган кешегә иген дә игү дә зарур. Слесаревларның гаилә фермасының 584 гектар җире бар. Биредә бодай, арпа, солы, вика, берьеллык үләннәр игелә.
- Нигездә хуҗалык итү өчен кирәкле культуралар үстерәбез. Үзебезне тулысынча тәэмин итәбез, – ди өлкән Слесаревлар.
Игенчелек белән узган ел шөгыльләнә башлаганнар. Ә агымдагы елда уңыш шатландырырлык булган – солының һәр гектарыннан 28,5, арпадан 33 центнер уңыш алынган. Печән дә җитәрлек күләмдә әзерләнгән.
Район башлыгы ферманы карап йөргәннән соң тәэсирләр белән уртаклашып, биредә, чынлап та, бик күп эшләнгәнлеген искәртте.
- Мондый эшләр майтару өчен рухи яктан да әзерлек сорала. Икътисадны да исәпләргә, игенче дә, терлекче дә, хуҗа да булырга кирәк, – дип билгеләп үтте ул. – Ун ел чамасы элек республика җитәкчелеге зур фермаларга игътибар бирә иде. Соңгы елларда гаилә фермаларына игътибар артты. Аларга ярдәм итү йөзеннән төрле дотацияләр, субсидияләр һәм башка төрле ташламалар каралган. Безнең районда 13 гаилә фермасы эшли. Ел азагына кадәр без тагын тугызны төзергә тиешбез. Бу юнәлештә, әлбәттә, эш бара. Декабрьгә кадәр вакыт бар. Әгәр кулдан ычкындырылган момент булса, без аны куып җитәрбез дип ышанам.
Ул сүз уңаенда нефтьчеләргә рәхмәтен җиткереп үтте. Хәбәр иткәнебезчә, “Татнефть” компаниясе быел гаилә фермалары төзү өчен 7 данә металл каркас бүлеп бирде. Бу сорауда депутатлар да теләктәшлек белдергән – гаилә фермаларын үстерүгә җирле бюджеттан 3 миллион сум акча каралган.
- Акча бюджетка шундый исәп белән салынды, бу бизнеска алынучылар башта ферма төзи, аннан соң гына аларга акча бүленәчәк. Чөнки кайберәүләр алдан акча сорый, аннан соң ферма төзибез диләр. Без мондый ышандыруларны баштан кичердек инде. Без Слесаревларны үрнәк итеп куябыз. Алар башлаган эшне ахырына җиткерә торганнардан. Тулаем алганда, авылда эшсезләр булырга тиеш түгел. Күреп торасыз, эш һәркемгә дә җитә. Иренмәскә генә кирәк – район башлыгының таләбе һәм фикере әнә шундый.
Слесаревлар зур хыяллар белән яши. Киләсе елга биналарның тышын ясарга, юл салырга, сыерлар өчен яхшы гына аерым ферма булдырырга исәпләре. Кул эше дә әкренләп кимиячәк. Бу турыда да кайгырту бара: тиресне механикалаштырылган юл белән чистарта торган технология кертү дә күз уңында. Бүген көзге кыр эшләренә әзерлек бара. КФХның үзенең ”Агромастер” комплексы бар.
- Без мондый программалар булганы һәм гаилә фермаларына ярдәмнәре өчен район һәм республика җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Гаилә фермасына нигез салуыбызга, шушындый, авыр, күләмле эшкә алынганга һич кенә дә үкенмибез. Киресенчә, ферманы тагын да киңәйтергә исәп тотабыз әле, – диде Слесаревлар хушлашканда.
Ирина Апачаева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз