Татарстан Республикасында 2019 елның 9 августына 1 млн. 564,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 64,5%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер - министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.