Аның максаты – республиканың кадрлар потенциалын үстерүнең актуаль мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү һәм предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүче яшьләрнең иҗади талантларын ачуга ярдәм итү.
Фестивальнең сайлап алу турлары 5-27 октябрьдә Әлмәттә, Зәйдә, Яр Чаллыда һәм Казанда узачак. Этапларда җиңүчеләр 13-14 ноябрьдә Казанда узачак финалда катнашу өчен чакырылачак.