Бүген "Татспецтранспорт" ИК" ҖЧҖнең Ямаш УТТсы үзенең ярты гасырлык юбилеен бәйрәм чарасы белән билгеләп үтте. Әлмәт драма театрының концерт залында транспорт өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен, ветераннарын хөрмәтләделәр.
Предприятиенең хезмәт коллективын, атказанган хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котларга кунаклар килде: "ТаграС" холдингы генераль директоры Ленар Нәҗипов, «Татспецтранспорт» идарәче компаниясе директоры Руслан Сыраев, «Татнефть» компаниясе профсоюз комитеты рәисе урынбасары Эльмира Газизова, «Ямашнефть» ГАҖ нефть — газ чыгару идарәсенең җитештерү буенча беренче урынбасары-баш инженеры Азат Нургалиев.