Әлмәт WorldSkills 2019 чемпионаты флагы эстафетасын кабул итте

2019 елның 9 августы, җомга

Бүген Төзүчеләр көне кысаларында WorldSkills командасының нефть объектында флаглар белән очрашу тантанасы узды, аннары Әлмәт политехник техникумында флагны хөрмәтләү тантанасы булды. Чарада шәһәр һәм район җитәкчелеге, төзелеш тармагы ветераннары һәм алдынгылары, нефтьчеләр һәм яшьләр катнашты.
Эстафетаның Россия этабы 2018 елның августында Көньяк-Сахалинда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI Милли чемпионаты финалында башланды. Әлеге этап кысаларында флаг Россия Федерациясенең 24 субъектында – сәнәгать лидерлары регионнарында һәм эре предприятиеләрдә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International