Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында «Строймастер» милли һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды һәм финалистларны бүләкләү тантанасы булды.
«Иң яхшы ташчы», «Иң яхшы штукатур» һәм «Иң яхшы эретеп ябыштыручы» номинацияләрендә төзелеш тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләрне Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев һәм төзүчеләрнең Милли берләшмәсе президенты Антон Глушков тапшырды.