"Шәһәрнең мәдәни мохите" әлмәтлеләрне кунакка чакыра

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Бу җомга һәм шимбә көннәрендә "Шәһәрнең мәдәни мохите" әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары игътибарына "Безгә җыр яшәргә һәм төзергә ярдәм итә" дигән темага мәдәни-күңел ачу программасын тәкъдим итәчәк.

9 августта чаралар "Шамсинур" паркында, 1 поселокта (Тельман ур., 51) һәм «Сәламәтлек» паркында узачак. Башлана 17.00 сәгатьтә.

10 августта чаралар «Яшьлек», «Әлмәтнең 60 еллыгы» скверында, «Шәмсинур" һәм "Сәламәтлек" паркларында, шәһәр пляжында узачак. Башлана 18.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International