"Районның мәдәни мохите" проекты кысаларында августның һәр шимбәсендә 36 авыл җирлегендә 50 мәдәни-ял итү учреждениесендә мәдәни-күңел ачу чаралары узачак. Проект актив мәдәни мохитне үстерүгә һәм иҗади процесска авыл халкын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.