Тимур Нагуманов Әлмәт сөт комбинатында булды

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов сөт продукциясе җитештерү буенча яңа технологик линияне карады.
"Әлмәт сөт комбинаты" ҖЧҖ директоры урынбасары Илдар Шиһапов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә комбинат тәүлегенә 25 тоннага кадәр сөт кабул итә һәм эшкәртә. 1 июньдә комбинат сөт продукциясе җитештерү буенча җиһазларны сынап карады.
Алга таба сөт эшкәртү күләмен тәүлегенә 100 тоннага кадәр арттыру һәм эшне өч сменада оештыру планлаштырыла, бу штатны 100 эш урынына кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген производствода бер сменада 35 кеше эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International