Әлмәттә беренче тапкыр уникаль операция сакраль нейромодуляция ысулы белән үткәрелде

2019 елның 6 августы, сишәмбе

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәренең Медсанчастендә беренче тапкыр сакраль нейромодуляция инновацион методы белән уникаль операция уздырылды.
Эпидемиология тикшеренүләре нигезендә, Көнбатыш илләренең бөтен халкының 16% гиперактив сидек куыгы симптомнарыннан җәфа чигә; 50 яшьтән өлкәнрәк һәр алтынчы пациент сидек тоткарламасыннан җәфа чигә, һәр 12-нче пациент сидек чиреннән җәфа чигә. Әмма пациентларның нибары 15-45% гына үз авыруларын контрольдә тотуның адекват ысулларын табарга омтылалар. Татарстан Республикасы халкына күчереп исәпләгәндә сүз якынча 10000 пациент турында бара, алар үз авыруларын канәгатьләнерлек дәваламый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International